ЭЛЕКТРОМАГНИТ и. рус Электр тогы ярдәмендә магнит кыры тудыру өчен хезмәт иткән, ферромагнитлы кендек һәм тимерчыбык чорнавыннан гыйбарәт булган җайланма. Эшләгән вакытта кеше кулы белән яктылык нурын каплап алса, фотокаршылык электромагнитка ток җибәрә, һәм пресс шунда ук туктый. Р.Шаһморатова. Зур күтәрү көченә ия булганга күрә, электромагнитлар заводларда чуен, корыч эшләнмәләр һәм аларның йомычкаларын күчерүдә файдаланыла. Физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә