ЭЛЕКТРОЛИ’ТИК с. 1) Электролитка, электролизга бәйләнешле булган. Ярымүткәргечле турайткычлар --- аккумуляторларны кору, электролитик ванналарга даими ток бирү өчен һәм башка урыннарда кулланыла. Р.Шаһморатова. Электролитик конденсатор 2) Электролиз ярдәмендә алынган. Электролитик тимер 3) хим. Химик кушылмаларның сыеклык эчендә эрегәндә анион һәм катионнарга таркалуына нигезләнгән. Электролитларның эремәләрендә һәм эретелгән хәлдә үз-үзләрен ничек тотуларын аңлата торган теория электролитик диссоциация теориясе дип атала. Химия |