ЭЛЕКТРОКАР и. рус Аккумулятордан алынган электр энергиясе ярдәмендә хәрәкәт итә торган зур булмаган үзйөрешле йөк арбасы (заводларда, вокзалларда һ.б.ш. йөк транспорты чарасы буларак кулланыла). Чиста асфальт юллардан деталь-узеллар ташыган электрокарлар --- тыз да быз чабышалар. Н.Хәсәнов. Рельслар өстендә дүрт тәгәрмәчле машина. Вокзалда посылка ташый торган электрокар шикеллерәк. Х.Камалов |