ЭЛЕКТРОД и. гр. 1) физ. Электр кыры тудыру максаты белән электрон лампа эченә урнаштырылган пластинка, челтәрсыман үткәргеч. Уңай электрод – анод, ә тискәре электрод катод була. Физика. Инглиз физиологы Джеймс Олдз, 50 нче елларда ук инде, күсе миенең кабык астына билгеле бер урынга электрод урнаштыра. Күсе, махсус педальгә басып, үз миенә ток импульсы бирә. Кызыклы психология 2) Электр чылбырында аерым бүлемтекләрнең һәр ике очы 3) Электр белән эретеп ябыштыру җайланмасының эшкәртеләсе материалга ток биреп тора торган, гадәттә стержень рәвешендәге детале. – Ярап тора инде, – диде Кәлимуллин һәм, өч япьле тоткычка орчык буе яңа электрод беркетеп чүгәләгәч, яңадан битлеген йөзенә төшерде. Р.Кәрами. Ике туган сөйләшә-сөйләшә сварщиклар янына килде. – Сиңа монда электродлар белән мәшәкатьләнәсе юк. Х.Мөхәммәтшин |