ЭЛЕКТРОГИТА’РА и. рус Тавышны динамикларга тапшыру көчәйткечләре булган, электр челтәреннән эшли торган гитара. Электрогитара, гавот һәм барабан транзистор аша тирә-якка әрнүле ризасызлык тарата. М.Юныс. – Анда, ни, шәп инде, – диде Мансур. – Бишкаеннан кыллы квартет килгән. Шундый уйныйлар! Тик бигрәк тавыш – электрогитаралары белән колакны тондырдылар. Т.Таһирова |