ЭЛЕ’КТРЛЫ с. 1) Электр үткәрелгән, электрлаштырылган; электр тоташтырылган. Электрлы урындыкка гаепсез утыртылган. Г.Кутуй. Юлның сул ягында, урман буенда --- практик занятиеләр уздыру корылмалары. Электрлы, җылыткычлы берничә металл вагон. Х.Камал 2) Электры булган, электр белән корылган. Электрлы еланбалык 3) күч. кит. Тәэсирле, үткен, көчле. Якынайган саен Эшнең чигенә, Елмаюың агыла йөзеңә, Электрлы синең күз карашың. Ф.Кәрим |