ЭЛЕ’КТРЛАШТЫРУ I ф. к. электрификацияләү I. Белгән кадәресе – икесе дә тимер юлда эшлиләр, хәзер шәһәр яны юлларын электрлаштырып маташалар бугай... А.Гыйләҗев. Бельгия акционерлар җәмгыяте әле күптән түгел Казан трамвайларын электрлаштырды. А.Расих Электрлаштыра башлау Электрлаштырырга керешү. МТС базасының Тазабанларда булуыннан файдаланып, авылны электрлаштыра башлады. Г.Ахунов Электрлаштырып бетерү Тулысынча электрлаштыру Электрлаштырып чыгу Башыннан ахырына кадәр, барысын да электрлаштыру |