ЭЛЕ’КТРЛАУ ф. физ. 1) Берәр җисемгә электр корылмасы бирү. Ефәккә ышкып электрланган пыяла таякны ефәк җепкә эленгән җиңел бузина шарчыкка орындырып, аны электрларга мөмкин. А.Пёрышкин 2) сөйл. к. электрлаштыру . Шуннан инде халык тәмам кызган, Бөтен авыл белән кузгалып, Электрлап, мәңге тукталмаслык Зур тегермән салган шул халык. Г.Рәхим Электрлап чыгу Һәрберсен электрлау |