ЭЛЕ’КТРЛАНУ ф. төш. юн. к. электрлау. Без алда күреп узганча, ул атомнар капма-каршы корылмалар белән электрланганнар, шуңа күрә без ул кисәкчекләрне ионнар дип кенә атарбыз. Р.Шаһморатова. Аңардагы эчкәрге бер энергиядәнме, зал эче электрланган кебек тоелды бу мизгелдә... Р.Низами. Билгеле булганча, йон әйбергә ышкысаң, гәрәбә электрлана да вак салам кисәкләрен үзенә тартып, суырып ала башлый. А.Тимергалин Электрланып бетү Тулысынча электрлану Электрланып калу Электрланган хәлгә килү. Палатада һава электрланып калгандай тоелды ---. Сүзнең тәме бетте, уйлар чуалды. Б.Камалов |