ЭЛЕКТРИФИКА’ЦИЯ и. гр.-лат. Электр энергиясен халык хуҗалыгының һәм көнкүрешнең төрле тармакларына кертү, электр энергиясе белән эшләүгә күчерү, электр үткәрү. Механизация кертү өчен электрификация кирәк, электрификацияне булдыру өчен, гидростанция салырга кирәк. Т.Гыйззәт. Электр утлары кабындылар. Ленинның электрификация турындагы васыяте зур өлеш булып бишьеллыкка керде. Г.Кутуй |