ЭЛЕ’КТРИК I и. рус 1) к. электротехник I

2) Электр, электротехника белән эшләүче белгеч. Менә әле генә электрикларны озаттым. Электрны өзеп торабыз. А.Гыйләҗев. Ә калганнары – күзгә-башка чалынмаган кешеләр: алары төрле төзү оешмаларының җитәкчеләре, сантехниклар, электриклар, телефонистлар ---. М.Маликова

3) иск. Электр. – Без дә авылга тиздән электрик керттерербез, – ди. Г.Толымбай. Зур урамга чыкты, анда электрик бөтен дөньяны яктырта, урам тулы киенгән-ясанган кешеләр --- йөриләр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә