ЭЛЕКТР и. гр. 1) физ. Корылган кисәкчекләрнең (электрон, позитрон, протон һ.б .) юнәлешле хәрәкәтеннән гыйбарәт энергия формасы. Атмосферада көчле электр бушанулары (яшеннәр) вакытында, яшен төрле корылмаларга, биналарга һ.б. сугарга мөмкин. М.Зиннәтов. Газларда һәм каты җисемнәрдә электр кыры тәэсирендә барлыкка килгән нурланыш электрик люминесценция дип атала. Физика 2) Әлеге энергиянең халык хуҗалыгында һәм көнкүрештә файдаланыла торган формасы. Үзебездә радиоузел корып җибәрсәк, яшелчә бакчасына яңгыр установкасы куйсак, сыерларны электр белән сава, сарыкларны электр белән кырка башласак ---. Ә.Еники. Күпләр, мичләренә утын якмыйча, өйне электр белән җылытырга тотындылар. Т.Миңнуллин 3) Шул энергияне үткәрү, тарату өчен хезмәт иткән техник система. Май бәйрәме алдыннан электр кертәләр, дип язганнар иде ич. Н.Фәттах. Тегермән буасында колхоз электростанциясенең әкрен генә гүелдәп эшләгәне ишетелә, электр керткән йортлардан кар өстенә нур көлтәләре сузылган. М.Мәһдиев 4) Шул энергия ярдәмендә барлыкка килгән яктылык. Карчык --- бөркәнгән чапанына ныграк төренеп һәм нидер мыгырдана-мыгырдана, аларны эчкә кертте дә йөгереп барып электрны кабызды. Р.Вәлиев |