ЭЛЕКТОРАТ җый. и. лат. Парламент, муниципалитет, президент сайлауларында нинди дә булса сәяси партия яки кандидат өчен тавыш бирүче сайлаучыларның һәммәсе. Һәрбер кандидат үзенең күпме электораты барлыгын белә һәм шуңа канәгать. Р.Миңнуллин. Кыскасы, хәергә тиеннәр өләшеп, өметләндереп, кирәк булса куркытып, безнең беркатлы электоратны кирәгенчә «эшкәрттеләр» дә, нәтиҗәләре алдан ук билгеле булган беренче сайлаулар узып та китте. Н.Шәрифуллин |