ЭЛЕКТӘН рәв. 1) Әллә кайчаннан бирле, бик күптәннән башлап. Электән үк завод-фабрикалы Һәм эшлекле Казан идең син. Ә.Исхак. --- кешеләрнең табигать күренешләренә реалистик карашы электән килгән ышанулар белән берникадәр аралашып бара. К.Гыйззәтов 2) Моннан күп еллар алда; элек ( 6 мәгъ.) 3) Башта ук, алдан. Ул электән җитди булган чыраена бераз ачу билгесе чыгарып, кызның шаяртуына каршы шактый тупас җавап кайтарды. М.Әмир. --- суфи самавырны, шәкертләр ярдәме белән, мич янындагы электән хәзерләнеп куелган кирпечләр өстенә утыртты ---. Ә.Фәйзи 4) Күптәннән бирле, һәрвакыт. Әмма минем үзем өчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы, чуалчык бер мәсьәлә булып кала килде. Ә.Еники. Кайбер сүрәләр электән бирле ике-өч, хәтта артыграк та исем белән аталып йөртелгәннәр ---. А.Тимергалин |