ЭЛЕКТӘ рәв. 1) Күптән, кайчандыр, моннан беркадәр яки күп вакыт элек; әүвәл, борын заманда. Галәветдин абзый ямщик булып, эшләп үскән, диләр, электә. Ш.Маннур. Электә дә татар хатын-кызлары арасында бирнәне арттырып мактау гадәте булган бит. Г.Әпсәләмов

2) Башта ук, алдан. Электә үзләрендә Мәккә белән Мәдинә сурәте генә бар иде, өйгә ямь бирә дип, базардан тагы зур ике шәмаил алдыртты. Г.Ибраһимов. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган татар культурасының күп кенә тармакларына ул нигез салган һәм электә салынган нигезләр өстенә беренче рәт бүрәнәләрне тезүче ул булган. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә