ЭЛЕККЕ’ЧӘ рәв. Элекке кебек, искечә, баштагыча, элек булганча. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майларын агызып симез итләр дә ашый алмый. Н.Фәттах. Кыз шунда гына күзләрен ачты, бүлмә элеккечә караңгы иде. Н.Гыйматдинова