ЭЛЕККЕ с. 1. 1) Моннан күпмедер еллар элек булган, күптәнге, иске. Юк, бу инде элекке Идел генә түгел икән, бу хәзер Бөек Идел дип атала икән, анда хәзер диңгез пароходлары йөри икән! Г.Бәширов. «Ник алай рәнҗетәсең мине?» – дип әйтә алмады килен, чөнки ул элекке гадәт буенча тел яшерә иде. М.Маликова

2) Хәзергедән алда булган, моңа кадәрге. Габдулла хәзер, элекке килүендәге сыман, кешеләргә исе китеп карамый, киресенчә, алар – аның гади, күптәнге танышлары. Ә.Фәйзи. Мондый кичәләр күркәм бер гадәт булып киткәнлектән, аларда мәктәпнең барлык элекке укучылары да катнашырга тырыша ---. Г.Әпсәләмов

3) Баштагы, үткәндәгесе кебек үк; шул ук, шундый ук. Кайтсам да, элекке күк каршы алмаслар, дип уйладым. Ф.Хөсни. Гөлкәй брезент җәймәне арбаның арткы ягына җыеп салган, уртага элекке кебек коры печән тутырган. Х.Ширмән

2. элеккеләр и. мәгъ. күпл. Ата-бабалар, борынгылар; тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр. Камил уянганда инде кояш, элеккеләр әйтмешли, тәртә буе күтәрелгән иде. М.Галиев. Элеккеләр белми әйтмәгәннәр. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә