ЭЛЕК рәв. 1) Нинди дә булса вакыттан алда, иртәрәк. Моннан дүрт ел элек кияүдә булуының ни дигән сүз икәнлеге турында да аңлашмадык. М.Әмир. Безнең шәһәрдә моннан берничә ай элек кенә күренә башлаган бу аксак һәм чукрак карт пышылдап сөйләшкәнне ничек ишетә ала икән? А.Шамов

2) Башка берәүдән алдарак. Илне саклау өчен чакыру килсә, Беләм, мин беренче барсам, Син миннән дә элек барырсың. Һ.Такташ. Кабаланып, кешедән элек кабергә барып керде. И.Гази

3) Башта, нинди дә булса бер эштән алдан, әүвәл, беренче эш итеп. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек. Р.Миңнуллин

4) Беренче чиратта, башта. --- күп бәхәсләшә торгач, эшне иң элек ишле гаиләле, үзе үк балта остасы Хифасулла карттан башларга булдылар. А.Гыйләҗев. Кытай термосыннан булары чыгып торган кайнар чәй агызып, иң элек миңа бирә. М.Галиев. Казанга килгәч, иң элек институтка барып, документларын тапшырды ул. М.Маликова

5) Әүвәл заманда, башлангыч дәвердә. Элек безнең җилкәдә үз алпавытларыбыз белән үз чиновникларыбыз гына утыралар иде. А.Шамов

6) Моннан күп еллар алда. Элек заманда бер солдат, озак кына хезмәт итеп, өенә кайтып бара икән. Әкият. Элек, кичке авыл тынлыгында, еракта өреп куйган эт тавышлары үзе бер моң булып ишетелә иде. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә