ЭЛЕ’ГИЯ и. гр. 1) әд. Моңсу, сагышлы, уйчан яки хыялый кәефне тасвирлый торган лирик жанр һәм шул жанрда язылган әсәр. Ода-мәдхияләр, --- элегияләр, --- эпиграммалар, җырлар – эчтәлек буенча да, төзелешләре буенча да билгеле бер тотрыклылыкларын саклаган лирик җырлар – һаман да туа торалар. Н.Юзиев. --- Тукай элегиягә охшаган шигырьләр дә язган, әмма боларда да күзгә бәрелерлек өметсезлек, пессимизм сизелми. Г.Баттал

2) муз. Сагышлы, моңлы вокаль яки инструменталь әсәр

3) иск. күч. Моң, сагыш, эч пошу, күңел төшенкелеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә