ЭЛЕ’ГИК с. кит. 1) Элегия билгеләре булган; элегия төренә караган. XIV гасырда үзбәк поэзиясе күп төрле яңа формаларга (лирик һәм эпик поэзия, элегик шигырьләр, дастаннар, мемуарлар жанры һ.б.) байый. К.Гыйззәтов. Элегик поэма 2) Моңсу, уйчан, сагышлы, хыялый; кайгылы. «Матрос Штепенко» балладасы гомумән үзенең музыкасы, элегик моңы белән көйле. Г.Кашшаф. Мәрсияләр өчен, кагыйдә буларак, элегик, кайгылы аһәң дә хас. Х.Миңнегулов |