ЭЛЕГАНТ с. кит. 1) Нәфис, матур, нәзакәтле, күркәм. Гаҗәп элегант бу киемнәр җайлы-уңайлы һәм бер үк вакытта тыйнак-нәфис тә. Асылъяр. Бил дә ачылып йөрми, җылы, уңайлы һәм элегант модель. Кәеф ничек? 2) Зәвык белән киенгән, купшы, көяз, үзен бик нәзакәтле тота торган. Камил Әхмәтович бүген аңа сөйкемле, элегант, чын рыцарь булып күренә. Г.Әдһәмова. Рәмзия каршысында --- җирән чәчле ир-атны күреп гаҗәпләнде. Бу юлы ул тагын да җыйнаграк һәм элегант күренә иде. Ф.Галиев |