ЭЛЕВА’ТОР и. лат. 1) Зур күләмдә ашлык кабул итү, чистарту, киптерү, саклау, үлчәү һәм җибәрү корылмалары комплексы. Алда, аксыл рәшә эчендә, Бөгелмәнең биек таш йортлары, элеваторы --- күренде. Г.Әпсәләмов. Олаулар, аны [Исхакны] пристань юлы чатында калдырып, акрын гына элеватор ягына элдерделәр. А.Гыйләҗев 2) Гомумән зур күләмдә сибелүчән йөкләр саклау корылмасы 3) махс. Йөкләрне, гадәттә данәле яки чәчелүчәннәрне, бер урыннан икенче урынга күчерү җайланмасы, транспортёр. Һаҗәр белән буровой эшчесе бушаган элеваторны рәтләп эләктерергә дә өлгерә алмадылар, «давай, давай!» дип дуамалланып, куалап торган Минһаҗ лебёдканы өченче тизлеккә җибәрде. М.Хәсәнов 4) Су белән җылыту системасында эссе һәм салкын суны кушу өчен кулланыла торган су агынтылы насос 5) мед. Теш суырып алу коралы, каргаборын |