ЭЛДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. элү. --- директорыбызның талканы коры: андыйларны мәктәптән куу турында көнендә үк боерык яздырып элдерә. Г.Галиев. Балаң булмаса, алар караватың янына бишек элдерә, үлем түшәгендә ятканда дога укыта яки әллә кайчан оныткан җырыңны искә төшерә. Т.Миңнуллин 2) сөйл. к. элдертү ( 2, 3 мәгъ.). Тотыш углан, җилдәй очып, капкадан, күпердән чыкты да басу ягына элдерде. Н.Фәттах. Җил кебек җилдереп барган уты сүндерелгән мотоцикл, авыл урамын чыгып, басу юлыннан элдерде. Г.Галиев. – Бу көннәрдә күп элдердегез. Җитешеп булмый артыгыздан, – дип, Юнысов юлын дәвам итте. Язмышлар яңарганда 3) сөйл. Берәр эштә, өлкәдә нык алга чыгу, башкалар җитә алмаслык дәрәҗәдә алга китү. Бераздан соң халык гөр итеп: «Булмады инде, чаптар ташлады, чаптар элдерде!» М.Гафури 4) Нәрсәгә булса да ут үрләтеп җибәрү, кабызу. Шырпы да сыздылар. Шапырай карт ашыкмыйча гына элдерде. М.Хәсәнов. Ул кесәсендә изелеп беткән каптан сигарет алып авызына кыстырды, шактый гына аңа ут элдерә алмыйча азапланды. Р.Зәйдулла 5) сөйл. Тиз аңлап алу, алга табан җиңел өйрәнү. Мин русчаны бик тиз элдереп алдым. Х.Сарьян 6) сөйл. Берәр эшне тиз эшләү. Әпипәгә бию ансат. Анысын элдерәм генә. Ә.Бикчәнтәева 7) Тиз генә тотып алырга өлгерү, ашыгып кына алу; эләктерү ( 6 мәгъ.). Малай сикереп торган уңайга бер-ике коймакны элдерде дә, томырылып, баскычтан урамга атылды. А.Гыйләҗев 8) күч. Сугу. [Инсаф] бер көнне йөзе җимерелеп кайтып керде. Трамвайда бер хатын-кызга төчеләнгәндә элдергәннәр үзенә. Ә.Моталлапов ◊ Элдереп алу к. элеп алу ( 2 мәгъ.). – Белмәгәч, нигә белергә тырышмадыгыз! – дип элдереп алды Рәшат. А.Гыйләҗев. Гамилнең энесе шундук элдереп алды: – Тозлы диңгезгә мин дә барам! А.Тимергалин Элдерә башлау Элдерергә керешү. Болай булса, эшләр җайлана: тагы берәр атнадан юллар кибәр дә велосипедка гына утырып элдерә башлармын, дип, аеруча рухланып йөргән иде. В.Нуруллин. Көтүчеләр яныннан чыгып, олы юлга төшкәч, Мәсәви баба таягын җәя сыман итеп аркасына асты да, ике кулын селтәп, җиңел генә элдерә башлады. Н.Фәттах Элдерә бирү Бернигә игътибар итми генә элдерү. Машина асфальт юлдан җиңел генә элдерә бирә. М.Хәсәнов Элдереп җибәрү Тиз генә элдерү. Сәкеләр күренде, сәке баганасында китек куыклы лампа да бар икән, ут элдереп җибәрде. Х.Камалов. Бәхеткә, аралыкта утынга дигән бер-ике такта кисәге, әз-мәз салам да бар иде, егет, шуларны тутырып, ут элдереп җибәрде. А.Әхмәтгалиева Элдереп калу Элдерергә өлгерү. Китә күңелле әүмәкләшү, рәхәт чыр-чу, өлкәннәр күкәй элдереп калган уңган балаларның башларыннан сыйпап сөенешәләр. А.Гыйләҗев. Шоферы --- кабинадан төшкәндә үк: – Иптәш Шәрәфиев, энем, ярый әле алданрак элдереп калдың. Чатта бәрелешә идек бит! Т.Нәҗмиев Элдереп китү Кинәт кенә элдерү. Ә Казан каласында урамдагы колонка суларына сироп кушып, стаканын өч тиеннән саталар иде, дип элдереп китә Фазыл... К.Кәримов. Янчурин байталына менде. Фуражкасын басыбрак киеп, портупеясын төзәтте, елтыр хром итекләрендәге шпораларын кыскалап, җиңел генә элдереп китте. Ш.Шәйдуллин |