ЭЛДЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. элдерү 2) сөйл. Бик тиз йөрү, тиз йөгерү, чабу, җиңел адымнар белән кызу бару. Агайның юртагы шундый шәп элдертә… Г.Бәширов. Моны ишетүгә хәбәрче, күп уйлап тормастан, кибеткә элдертте. З.Фәйзи. Таза егет анысын куа ук китте. Ләкин теге каты элдертте. М.Мәһдиев 3) Бик кызу йөрү (транспорт тур.). Кузгалдылар. Машина элдертә генә. Ф.Яхин 4) Өнәп бетермичә, көнләшеп яки башкача бәяләп сөйләгәндә, кемнеңдер берәр транспортта утырып йөрүен белдерү өчен кулланыла; чабу, җилдерү. Машиналарда гына элдертү 5) сөйл. Тиз генә, аннан-моннан гына, теләсә нәрсә кию; элү ( 7 мәгъ.) Әмма бала, әйтерсең лә бу шыксыз салкыннан котылу юлын күргән төсле, яланаякка элдерткән каталарын ләштердәтә-ләштердәтә, түбән очка таба йөгерде. Г.Ибраһимов Элдертә башлау Элдертергә тотыну. Халык арасыннан әкрен генә юл ярып барган троллейбус, Ленин күперен үтеп дамбага чыккач, бик кызу элдертә башлады. М.Маликова. Шәһәр читендә машинабыз кызурак элдертә башлады. М.Әмирханов Элдертә бирү Бернигә дә карамыйча элдертү. – Әйдә, элдертә бир, телеңә күп салышма, – [диде Зариф]. М.Хәбибуллин. Мәсгуть исә, күңеле һәм тәне бушлыктан иңнәрендә канатлар тойгандай, «Ленд Краузер»ында элдертә бирде. Ф.Яхин Элдертеп китү Кинәт кенә элдертә башлау. Суфия тулы вагонетканы элдертеп китте. М.Рафиков |