ЭЛГЕЧ и. 1) Өс яки баш киемнәрен элү өчен чөйләр кагылган киштә. Шүрлекләрдә, элгечләрдә әллә ниткән киемнәр: япон курткалары, герман костюмнары, әфган бутыйлары, Польша свитерлары, тагын әллә ниләр бар иде. М.Мәһдиев // Шуның аерым бер чөе; ыргак. Ул элгечләрдә, кичке сменада укучы балалар киемнәре белән беррәттән, шинельләр эленеп тора. Ф.Хөсни 2) Өс киеменең иңнәрен кидереп элү өчен, каты материалдан ясалган җайланма, җилкәлек. Шифоньер ишеге шар ачык, элгечтә аның берничә күлмәгеннән башка кием-салым күренми ---. Р.Вәлиев. Мөршидә апа элгечтән күлмәк сайлый: берсен ала, берсен куя, тәмам каушады. Н.Гыйматдинова 3) Элеп кую өчен киемгә тегелгән элмәк. [Мидхәт]: Карале, бу пальто нишләп эленми соң, ә?! Элгече өзелгәнме соң моның? Х.Ибраһим. Җепне сапладым тагын, Бетердем элгеч тагып. В.Хәйруллина 4) Ишек, капка бикли торган ыргак яки бер башы күчәргә беркетелгән пластина; келә, бик. Мохтар, ишек элгечен ычкындырып, ишекне ачты. Ш.Камал . Бераздан аның келәт ишегенең элгечен эчтән төшереп бикләгәнен ишетеп калам. Ф.Хөсни. Капка элгеченең чылтырап ачылуына кадәр элеккечә икән бит! М.Галиев |