ЭЛГӘРЕГЕ рәв. к. элекке. Бу сугышны бетерәм дә, авылга кайтып, яңа дөнья көтә башлыйм, элгәреге үчне кайтарам: боярдан басып алган җирләрне мамык кебек йомшартып, кадерләп сөрәм, --- ди торган иде. Г.Ибраһимов. Зөһрә апа, элгәреге үпкәләрен онытып: – Бу киемнәрең бигрәк килешә икән, улым! – дип, улының иңбашларын, күкрәкләрен сыйпады. А.Гыйләҗев |