ЭЛГӘР и. 1) Башлангыч бирүче, башлап җибәрүче, аерым бер өлкәдә нигез салучы. Идел буе болгарларының элгәрләреннән берсе сармат кабиләләре булуын искә төшерсәк, төрле гасырларда сармат кабиләләренең галәмәт киң территорияләрдә яшәгәнлеге кабат раслана. Мирас

2) а.х. Кырны башка берәр культура чәчелгәнгә кадәр биләгән үсемлек. Туфрак яхшы дымланганда, уҗым культуралары теләсә кайсы элгәрдән соң тулы һәм бердәм шытымнар бирәләр. Чәчү әйләнешләре – игенчелекнең нигезе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә