ЭЛӘ’-ТАНАКСЫЗ с. сөйл. 1) Таушалган, тузган, искергән. Өсте элә-танаксыз, яулык читләреннән чәчләре тузгып чыккан, кулында шакшы су чиләге. Ф.Хөсни. Ләйлә турында уйлый башласа, сугыштан кайткач та, ачлыкның иң куркыныч чагында күренгәнчә, элә-танаксыз сәләмә киеме, тузгыган чәчләре арасыннан хәтәр елтыраган шомлы күзләре белән каршысына килә дә баса… Г.Бәширов 2) Ямьсез, җыйнаксыз; ялкау, булдыксыз . [Зәйтүнә:] Әйт идең, ичмаса, яманла идең: карточкада гына шундый, тормышта элә-танаксыз ул, диген идең. Х.Вахит |