ЭЛӘ’-ТАНАК и. Берәр предмет, күренеш, процессның әйбәт, гадәти, нормаль хәле, торышы, барышы; рәт, рәт-чират. Фәйрүзә кайчандыр салам эскертләре салып йөргән бодай җирләренең элә-танагы калмаган, казылып-тырмачланып беткән. Г.Ахунов. Үз тормышларының башта элә-танагы булмады. М.Мәһдиев |