ЭЛӘКТЕРҮ ф. 1) Тотып алу, тырнак, кул, томшык белән яки кыскыч, каптыргыч кебек корал белән тоту. Мөнирә кыйпылчыкның кытыршы кырыеннан пинцеты белән җайлы гына эләктерде дә бер тартуда суырып та алды. Г.Әпсәләмов. Томшыклары нык, кырыйлары тешсыман, алар ярдәмендә каз үсемлекләрнең яфракларын һәм сабакларын кисеп ала, ә томшык очындагы тырнагы белән бөртекләрне эләктерә. Биология 2) Нык тота торган нәрсә белән каптыру, тоташтыру, кадау, бәйләү, тагу; беркетү. Мостафин --- йолдыз аеллы каешын тыгызлабрак эләктерде. Х.Камалов 3) Төймәләрен яки каптырмаларын каптырып ябу. Аягында ак оек, чалбары да яңа, --- күлмәге дә буй-буй, озын җиңен каптырган, күлмәк якасының өстәге бер төймәсе эләктермәгән. А.Гыйләҗев. Ул баскычтан төшә-төшә киенде, сәдәфләрен эләктерде һәм, арткы ишектән чыгып, китапханәгә йөгерде. Ф.Садриев 4) Тешләү. Этләр абалап өрә-өрә чыршыны камап алдылар, иң алдан чапкан чуар эт Бибинурның үкчәсен эләктереп тә алды. А.Гыйләҗев. --- качып баручы бүре, бастырып килүче Алабайга таба кинәт борылып, бугазыннан эләктерде. Р.Батулла 5) Берәр нәрсә белән элеп алу, күтәрү, кузгату. --- сәнәк тешләре камераның киң өлешендә салам порцияләрен эләктереп алалар ---. Урып җыю машиналары 6) Тиз генә тотып алырга өлгерү, кискен, ашыгыч хәрәкәт белән каптырып алу. Ул, урыныннан сикереп торып, автоматын эләктерде дә аланга таба йөгерә башлады. Г.Әпсәләмов. Ленарны, көпшәк кардан бата-бата инеш ярыннан менеп барганда, якасыннан эләктереп алдым. Н.Хәсәнов 7) Төшеп барганда тотып алу; егылырга, аварга бирмәү. Тупны һавада эләктереп алу 8) Аулау, тоту, каптыру. Кармак белән балыкны шәп эләктерә Илдус ---. Н.Гыйматдинова. Бераз киткәч, борылып карыйм – йомран тагын башын калкыткан. Ат кылыннан ясаган тозак белән бер эләктерермен әле үзен! М.Галиев 9) Ялгыш орыну, тию, бәрү. Сыер ---, арт аягы белән эләктереп, сөтле чиләгеңне аударып җибәрергә дә күп сорамый. Шулай берничә мәртәбә сөт түккәнем дә булды. Ш.Җиһангирова. Пароходка утырганда, сезне бер турист биштәре белән эләктереп киткән иде, сез аңа берничә тупас сүз кычкырып калдыгыз. Сөембикә 10) Сугып, бәреп, атып тидерү, билгеле урынга туры китерү. Ул томыргач, кайсыбызга килеп тисә, агачны шул кешедән китерттерә. --- Миңа да өч тапкыр эләктерде. В.Нуруллин 11) Кулга төшерү, табу, алу. Күрәм, син хатыныңнан «командировкага» киткәнсең, --- кызның шәбен эләктергәнсең. М.Галиев. Лимон сызгырып куйды: – Кайдан эләктердегез бу малны? Р.Зәйдулла 12) Үзләштерү, үзенә алу. Хәмитов белән туганлашырга, квартирның шәбен эләктереп, зур кешеләр белән аралашып гомер сөрү синең ният. Ә.Баян. Тәхетне эләктереп алган Талиб исә кайчандыр ил терәге булып торган Борак турында баш ватудан бөтенләй туктаган ---. В.Имамов 13) сөйл. Кулга алу, тоту. Бүген исә Сакмар буенда язгы ташу ярга чыгарып аткан бүрәнәләрне җыеп мәшәләнгәндә, аны кызыллар килеп эләктерде. Ф.Сафин. Ничек инде елмаймасын – утлы коралны чормада яшереп саклаучы банданы кулга эләктерде ләбаса. Т.Миңнуллин 14) сөйл. Тиз генә үзең белән алу. – Егетләр, бәрәңге суына, килегез! – диде ул, шат тавыш белән. --- Зиннәт ике бәрәңге эләктерде дә, һай-һайлап, аты янына чапты. Н.Гыйматдинова. Чәй эчәргә утыргач, шикәр савытыннан бер кисәк шикәр эләктерде дә шкаф түбәсенә менеп кунаклады. Балачак китабым 15) Урлау, урлап китү. [Әлхамгали] көзен Эстәрлетамакта баржаларга иген төягәндә, берничә капчык бодайның (кай арада эләктерәләр диген!) юк булганын «күрми дә кала». З.Зәйнуллин. Әле күптән түгел аның, унсигез миллиард сум эләктереп, гаиләсе белән АКШка чыгып таюы матбугатта хәбәр ителде. Т.Нәҗмиев 16) Нәрсәне дә булса аз гына алу. Иртән бал калагы очына эләктереп шикәр комы, күз алдар өчен генә чәй бөртекләре йөгерткән кайнар су һәм биш йөз грамм ипи бирәләр Черек күлдә. А.Гыйләҗев. Тизрәк ботка ашыйсылары килә. --- менә Таифә әбиләре, кашык очына эләктереп, бер тапкыр кабып та карады. Ф.Хатипов 17) Сугу; кыйнау. Йодрыгы нык икән каһәрнең – шәп эләктерде. Чак кына авып китмичә калды Равил. В.Нуруллин. Дөрес, [улымның] арт ягына эләктергәнем бар, анысы да – өч тапкыр әйтеп тә тыңламаганда. Юлдаш 18) Үзе белән алып китү, алып бару, ияртү. Күркә Гариф белән Негр Карахмәтне дә үзеңнән калдырма. Шәүкине дә эләктер! Л.Лерон. Безгә килегез, балаларны да эләктерегез 19) Табуы, алуы бик кыен булган нәрсәне тиз арада, оста итеп яки җиңел генә кулга төшерү. --- балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты да куйды, --- тулай торактан бер бүлмә дә эләктерде. Г.Әдһәм 20) Берәрсе башлаган яки төгәлли алмаган сүзне, эш-гамәлне күтәреп алу, дәвам итү. – Ә бит көзләр җитте, көзләр, – ди Фәния. – Моңсуланмасана, – дип эләктереп ала Нурфия. Н.Гыйматдинова. Җырның көен үзе шыңшып та күрсәтте. Гармунчы аны шунда ук эләктереп тә алды. Р.Гарипов 21) сөйл. Фаш итү, ялганын тоту. Жандарм белән тоткын арасында бер-берсен алдау, бер-берсен эләктерү исәбе белән яшерен көрәш башланды. Г.Ибраһимов 22) Җәза бирү, шелтә белдерү . Рәис иң шәп ике сыерны сатты. --- Әйткән өстенә. Аңа шуның өчен эләктерде Давыл. Н.Гыйматдинова. Ярый, ярый, көтүне тараткан өчен эләктермәбез үзеңә ---. Р.Вәлиев 23) күч. Тиз генә кию. Бәлки, су төшкәндер дип, аякка галош кына эләктергән идем. Р.Мулланурова. Ул [Хәдичә] ничек кирәк алай өстенә бишмәт эләктереп, яланаяк ишегалдына йөгереп чыкты да саумаган сыерын, зарыккан сарыкларын урамга куып чыгарды. М.Маликова 24) күч. Берәр төрле билге алу. [Cинең Гөлгенәңнең] бүген имтиханга кереп китүе булды, мин борчылырга да өлгермәдем, бишлене эләктереп тә чыкты! Ә.Сафиуллин 25) күч. Алу, йоктыру. Тиф эләктереп, үпкәсе шешеп кайтып егыла, айга якын үлем белән яшәү арасында тартыша. Р.Мулланурова. [Миңзифа:] Улым, төнлә ялгызың йөри күрмә, урам фахишәләренә эләгеп харап булырсың. СПИД эләктерерсең, Алла сакласын. И.Юзеев. Заманында Төркестан якларыннан эләктереп кайткан малярия зәхмәте дә үзен сиздерә башлады, хәерсез. Р.Низамиев 26) күч. Берәр йогынты ясау, берәр нәрсә тәэсиренә тоту (тәнкыйть, көлке һ.б. тур.). Фельетонга эләктерү ◊ Эләктереп (кенә) алу 1) Берәр сүзне, эшне сылтау итеп, шуның иясенә бәйләнү, каныгу. Аның бу сүзләрен Нурулла эләктереп кенә алды: – Ә-ә-ә, димәк, ул көче белән масая, шулаймы? Ф.Садриев; 2) Бик тиз, бик теләп кушылу, хуплап каршы алу. --- таң атуга, беренче булып безнең әтәч --- аваз сала. Аның тавышын күрше әтәче эләктереп ала. М.Галиев Эләктерә башлау Эләктерергә тотыну. Урамнан гына түгел, эш вакытында кинотеатрда утыручыларны да эләктерә башладылар. Н.Акмал. Көн кичкә авышкан, авызларына бер валчык кермәгән студентлар, авыл урамнарыннан барганда, коймадан иелгән алмагач ботакларындагы кып-кызыл алмаларны эләктерә башладылар. Х.Ширмән Эләктерә язу Аздан эләктерми калу. Шулчак, каян килгәндер үземә шундый ният, чөелгән ипигә сикергән эт кебек авызымны ачтым да, әбинең бармагын эләктерә язып, тешләремне шакылдаттым. Ф.Баттал. Әнә бит, Шайтан буенда үзен дә, бер солдатны да әҗәлнең үлем тырнагы эләктерә язган иде. С.Шәрипов Эләктереп алу Тиз генә эләктерү. Сәях малайны каткан бармаклары белән эләктереп ала да үзенә тарта. Х.Камалов. Явыз челән ике аягына баскан да бакаларны озын томшыгы белән һавага чөя, аннан эләктереп алып йотып җибәрә. Т.Шакирова Эләктереп бирү Эләктерергә ярдәм итү Эләктереп калу Эләктерергә өлгерү. Моны Әлтәфи үзе дә белми иде, Усман Әлмиевне аның күргәне дә юк иде, ул бервакыт шәһәрдән туганнарының бу турыда сөйләшкәнен үзенең сизгер, җитез колагына эләктереп кенә калган иде. М.Мәһдиев. --- елгыррак кызлар, малайлар буразналарга тәгәрәгән күкәйләрне эләктереп калырга ашыгалар. А.Гыйләҗев Эләктереп кую Эләккән хәлгә китерү. Ялтыравык каптырма белән эләктереп куйган бөдрә чәче дә, очлары күккә чөелгән нәзек кашлары да --- аны әкияти патша кызына охшата. А.Әхмәтгалиева. --- акчаны Сөмбеләнең кытыгы килә торган иң сизгер төшенә – култык астындагы кесә төбенә булавка белән эләктереп куйды. К.Кәримов Эләктереп тору Еш кына, әледән-әле, даими эләктерү. Моның ише чапкыннарны сәгать саен диярлек эләктереп торалар, әмма --- аларның берсе дә асыл кошка тиңләрлек табыш булып чыкмый. В.Имамов |