ЭЛӘГҮ ф. 1) Нинди дә булса берәр нәрсәгә орынып, ышкылып, тиеп, хәрәкәт иткәндә тоткарланып, терәлеп яки туктап калу. Кинәт аның чаңгысы кар астыннан тырпаеп торган ботакка эләкте дә, чаңгы бавы шарт итеп өзелде. Г.Әпсәләмов. Ертыла башлаган күлмәк тагын каядыр эләкте. Ф.Яруллин 2) Махсус төбәлгән, тиешле, кирәк урынга туры килү, тию. Инде исән-сау гына авылга керәбез дигәндә, фашист орудиесенең бер снаряды эләгеп, танкның башнясын алып ыргыты. Н.Әхмәдиев 3) Очраклы рәвештә тиеп китү, бәрелеп китү. Икенчеләре исә: «Әй-йе, ниһаять, Борһанның да чамасыз селтәнүчән чалгысы чакма ташына эләкте, ахрысы», – дип, Мәдинәне якладылар. М.Хәсәнов. Кичә экскаватор чүмече бер торбага эләкте. З.Дәүләтов 4) Кабу, тотылу. Бер-ике мәртәбә ятьмә салдылар. Балык шактый эләкте. А.Мифтахетдинов. Ташбаш, жумба, әле бәп-бәләкәй сыла, тыгыз алабуга балыклары да хәйран гына эләкте. Ә.Гаффар 5) Һич уйламаганда яки очраклы рәвештә табылу, кул астына туры килү. Кулына ниндидер чыбык килеп эләкте. А.Гыйләҗев. Рәшидә ирексездән йодрыкларын йомарлады, кулына әллә кайдан балта килеп эләкте. Р.Камалов. Эзләгәндә яңа күлмәкне, Кулларыма авыр чулпы сыман Көмеш медаль килеп эләкте. Д.Сирай 6) Кая да булса барып чыгу, килеп чыгу. Гомерендә олы су күрмәгән Хикмәт, берничә иптәше белән көймәдә океан киңлегенә кереп китеп, штормда чак исән калып, ниһаять, Багам утрауларының берсенә килеп эләкте. М.Галиев 7) сөйл. Тап булу, туры килү, очрау. Менә алар тагын койма яңгырга эләкте. С.Поварисов. Өч-дүрт адым атлавы булды, чокырлы җир эләкте бугай – бата башлады. Л.Закирова 8) Кулга алыну, тоткынлыкка тарыгу. Ул фронтка китте, чолганышта калды, әсирлеккә эләкте ---. Г.Әпсәләмов. Тик ул качып өлгермәде, немец кулына эләкте. А.Расих. Азинның аты, чокырга туры килеп, сөрлегеп китте, начдив җиргә очып төште һәм дошман кулына эләкте. Р.Йосыпов 9) Җинаять дип бәяләнә торган эш эшләп, кулга алыну. Аз гына нәрсә белән тотылып эләктең исә, --- изеп бетергәнче кыйныйлар. Г.Камал. «Исән булса, барыбер эләгәчәк!» – диләр 63 млн сум урлап качкан инкассатор турында. Ватаным Татарстан 10) Берәүнең кулына төшү, карамагына, игътибарына юлыгу. Шөкер, хат Гайфулла кулына эләкмәде. Ф.Яруллин. Миңа «Шәфәкъ вакыты» дигән шигырьләр җыентыгы эләкте. Т.Нәҗмиев 11) Килешмәгән, ярамаган гамәлдә тотылу, фаш ителү. Менә сиңа кирәк булса, гомеремдә бер ялганлаган идем, анда да эләктем. Р.Ишморат 12) Теләмәгән берәрсенә яки берәр нәрсәгә юлыгу, тап булу. Бөтен авылда «Мин кем!» дип йөргән Гөлчирә әнә шул шуклык аркасында гына үзеннән шактый олы кешегә – мәктәп директоры Сабир Ишмуратовичка эләкте. М.Мәһдиев 13) Ихтыярсыздан, көтмәгәндә нинди дә булса шартларга, хәлләргә юлыгу, тарыгу. Ә бәлки, ул [Флүн], берәр бәхетсезлеккә дучар булып, больницага эләккәндер! М.Маликова. Равил юл һәлакәтенә эләкте. Н.Гыйматдинова 14) Аңлы рәвештә нинди дә булса шартларга ирешү. Тырыша торгач, бала махсус физика сыйныфына эләкте 15) Кемгә дә булса тагылу, артыннан иярү. Кунакка кайткан абыйсына эләгеп шәһәргә китү 16) Берәр йогынтыга дучар булу, бирелү, иярү. Әлфинур, Чулпанияне үзе кебек ирдән уңмаган әйбәт хатынга санап, --- аның йогынтысына эләгеп китте. З.Фәйзи 17) Берәр эш-хәлгә, вакыйгага туры килү. Шәһәргә килеп төшүгә бәйрәмгә эләгү 18) Берәр җиргә җитешә, өлгерә алу, урнаша алу. Сибгать аганың безнең автобуска эләгүенә мин шатландым. М.Мәһдиев. Йөк белән бергә француз пароходының трюмына эләгеп, материкка кайтып егылгач, өмете чынга ашырга инде ерак калмаган иде. М.Галиев 19) Берәр эшкә, укуга һ.б.ш. урнашу, билгеләнү. Хәзер Мәгъшия апаның танышлары гына түгел, республиканың бөтен түрәләре синең кулда. --- шәп эшкә эләктең! К.Тимбикова 20) Шелтә, җәза бирелү; кыйналу яки тәнкыйтьләнү. Һәркемнең күңеленә бер генә уй: эләксә нык эләгә инде моңа [Исәнтәйгә], дигән уй килде. Н.Фәттах. Ул бала өйдә дә шундый: суксаң да еламый, яхшы гына эләккәне дә бар үзенә. З.Зәйнуллин 21) күч. Берәүдән икенче кешегә күчү, йогу, тию. Кәбиров башын аска иеп, уйланып торгандай итте, борынын тартып куйды: – Миңа теге чир эләкте бугай. Ф.Садриев. Кем очрады шуның берлә йөрүеннән корсаклы булып, янә бер авыру эләкте ---. М.Сәхапов 22) күч. Билгеләнгән урынга, кешегә барып ирешү. Капитан Божедомов фикердән фикергә оста күчә, шуңадырмы, һәр сүзе адресатына эләгә. С.Шәрипов 23) күч. Нәрсәдән дә булса өлеш чыгу, өлеш тию, насыйп булу. Малайларга бер кап печенье, ике шоколад һәм ике шешә баллы су эләкте. А.Гыйләҗев. Булмаса булмый инде: барыбер йокы эләкмәде. М.Мәһдиев. Айрат Бәдретдиновичка тамада вазифасы эләкте. А.Вергазов 24) күч. Дәрестә берәр төрле билге алу. --- мин --- Рафаилдән: – Математикадан ничек барасың соң, үзләштереп буламы? Ничәлеләр алгалыйсың? – дип сорадым. – Төрлечә була, абый, күбесенчә дүртле, сирәк кенә бишлесе дә эләккәли. Г.Сәгыйров Эләгә башлау Эләгергә тотыну. Тегенди-мондый чир эләгә башласа, аның дәвасы билгеле иде: бер стакан аракы. М.Мәһдиев. «Тукта инде, балык эләгә башлады бит, тагын бераз гына утырыйм», – дип, ул кайту ниятеннән баш тартты ---. Г.Гыйльманов Эләгә язу Аздан эләкми калу. Ул үзе ике тапкыр эләгә язып, бер әрмән карчыгы ярдәме белән чак котылып кала алды. Г.Ибраһимов. Тракторның чокыр-чакырларны акрынаймыйча үтүендә, артына тагылган культиваторларының тимер капкага эләгә язып дөбер-шатыр керүендә үк ниндидер ярсу сизелде. Ф.Садриев Эләгеп бетү Тәмам, тулысы белән, барысы да эләгү. Тирә-юньдәге бөтен егет-җилән Фәндәсәнең магнит кырына эләгеп бетте бугай инде. Д.Гыйсметдин. Артур исемле малай ул, бөтен вагонны дер селкетә, холыксызрак, дөрес тәрбия эләгеп бетмәгән бугай. Сөембикә Эләгеп калу Эләккән хәлен саклау. Яшел чүпрәк кисәге ботакка эләгеп калды. Ф.Яруллин. Миңа сугыш елларының да шаукымы эләгеп калды бит. К.Тимбикова Эләгеп китү Кинәт, аз гына эләгү. Зур тизлек белән басу юлыннан чапкан комбайнның бер канаты яр буендагы машинаның әрҗәсе кырыена эләгеп китте. З.Хөснияр. Болытлар Каманың ике ягы буйлап үскән наратларның очларына эләгеп-эләгеп китәләр. Казан утлары Эләгеп тору Еш кына, әледән-әле, даими эләгү. Шул паспорт белән ерак юлга чыккан мөритләр еш кына полиция участокларына эләгеп торганнар. М.Мәһдиев. Лотерея билетларының да гел отышлылары гына эләгеп тора. А.Хәсәнов |