ЭЛӘГЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. эләгү ( 1 мәгъ.)

2) сөйл. күч. Сөйләшкән җирдән кинәт кенә ызгышып, тиргәшеп китү, сүзгә килү. Бигрәк тә кырыс табигатьле Иван Нилович белән еш эләгешкәлиләр иде алар. М.Хәсәнов. Шуның өстенә әтием бик басынкы, бик ипле холыклы. Кеше белән эләгешеп, үч саклап та йөрми. Э.Шәрифуллина

3) күч. Сугышып китү. Шуннан киттек эләгешеп: изүгә-изү ябыштык. Т.Миңнуллин. --- бәйрәм көннәрендә кызмача булып кичке уенга чыккан егетләр юктан гына эләгешеп бәргәләшеп алалар иде, әмма шул коры кул белән биргәләүдән ары узмыйлар иде. М.Мәһдиев

Эләгешеп алу Кыска вакыт эчендә, аз гына, җиңелчә генә эләгешү. Китте чыгышлар, бәхәс. Директор белән завуч эләгешеп алды. М.Мәһдиев. Нинди дуслар Милашкин белән Гыйльманов бүген нәрсәгәдер эләгешеп алдылар. Х.Камалов

Эләгешеп китү Кинәт кенә эләгешү. Еракта улларының нидер турында кызып-кызып бәхәсләшүе колагына чалынды. «Барыйм әле, эләгешеп китмәсеннәр тагы!» – диде ул үз-үзенә. Ф.Яруллин. Өлкән абзыйлар, эләгешеп китеп, берәвенең җилкәсенә, бөкресен кашып, себерке сабы кундырган икән! А.Гыйләҗев

Эләгешеп кую к. эләгешеп алу

Эләгешеп тору Еш кына, даими, әледән-әле эләгешү. Җитмәсә, теге аждаһа карчык белән күчәрләр гел эләгешеп тора. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә