ЭЛАСТИК и. гр. 1. Сыгылмалы полимерларның гомуми атамасы 2. с. мәгъ. 1) Сыгылмалы, сузылучан; сузылып, тиз генә кире үз хәленә кайтучан. Шуларның янә берсе – эластик җисемнәрнең аркылы бәрелеш теориясе. Т.Әйди. --- пирамидаль кимерчәкләргә ике яклап эластик мускул җепселләре беркетелгән. Ф.Сафиуллина. Йөрәкнең стеналары тыгыз һәм эластик булганлыктан, артерияләр бу басымга чыдыйлар һәм тартылып киңәяләр. Анатомия 2) Каучук бирә торган. Көньяк Азиядәге эластик фикусның --- сөтчел сыекчасы югары сыйфатлы каучук бирә. Л.Мәүлүтова 3) Сыгылмалы полимердан эшләнгән 4) күч. иск. Салмак, талгын, йомшак. Эластик хәрәкәтләр |