ЭКСЦЕ’НТРИКА и. лат. 1) Театр, цирк, кино, эстрада кебекләрдә чынбарлыкны артык комиклаштыру, сәер персонажлар, тузга язмаган күренешләр, көлкеле көтелмәгән кыланышлар аркылы чагылдыру ысулы, шуларга нигезләнгән жанр. Совет театры тарихыннан без И.Ильинский, В.Марецкая, С.Бирман, М.Бабанова кебек эксцентрика һәм гротеск мәктәбен үткән шактый күп мәшһүр актёрларны беләбез. И.Илялова

2) Берәр нәрсәнең гадәти булмаган, кычкырып торган, күзгә ташланган рәвеше, күренеше. Модалы стиль: эксцентрика, элегант минимализм, спорт стилендәге кэжуал. Асылъяр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә