ЭКСЦЕ’НТРИК III с. 1) Эксцентрика жанрына караган, эксцентрика рәвешендәге, көлкеле алымнарга нигезләнгән. Артист Олег Хан, таяк-трость тотып, европача киенеп, шикле хәрәкәтләр ясап, эксцентрик кыланышлар белән ишанны уйный ---. Р.Батулла. Әлеге әсәр туган илен ташлап китүчеләрдән үтергеч рәвештә көлүче сатирик комедия итеп куела. Кәмит уенына хас эксцентрик, «зәһәр» буяулар кулланыла. Казан утлары 2) күч. Гаҗәп, гадәттән тыш сәер, оригиналь, мәзәкчән; юләрсыман. Эксцентрик бала |