ЭКСТРАОРДИНАР с. кит. 1) Гадәттән тыш, искиткеч, сирәк очрый торган. 9 июньдә гимназия советының «экстраординар» киңәшмәсе барган конференц-залга берничә дистә гимназист килеп керде. Җ.Тәрҗеманов . Ләкин камыр малайның «ахмаклыгы» әлеге экстраординар вакыйга белән генә тәмамланмый. Х.Ибраһим . Экстраординар шәхес

2) иск. Штаттан тыш, кафедрасы булмаган (гыйльми вазифа тур.). Яковкин инде аңа университетта хокук буенча экстраординар профессор булырга тәкъдим ясаган. Җ.Тәрҗеманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә