ЭКСТРАКТ и. лат. 1) Дару препараты буларак үсемлек (сирәк кенә терлек) тукымаларыннан алынган матдә, экстрактлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән сыгынты, сөземтә. Утчәчәк экстракты адонизид, кардиовален, Бехтерев микстурасы составларына керә. Сәламәтлек нигезләре. Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, көненә ике тапкыр мондый катнашма сөртү файдалы: 1 аш кашыгы ромашка сыгынтысына (экстракт) 1 чәй кашыгы алтын мыек (каллизия) төнәтмәсен кушалар. Мәдәни җомга 2) Җиләк-җимешләрнең куертылган согы. Җиләк экстракты 3) күч. Берәр документ, әсәр һ.б.ш.ның кыскача эчтәлеге |