ЭКСТРАКОРПОРА’ЛЬ с. мед. Җенес күзәнәкләрен хатын-кызның җенси органнарыннан тыш шартларда аталандыруга бәйле. Татарстанда әлеге көндә ЭКО, ягъни экстракорпораль аталандыру ярдәмендә бала табарга теләүче 6 мең пар чиратта тора. Мәйдан. Бик күп парлар «баланы пробиркадан алу»ны, ягъни экстракорпораль аталандыру ысулын ышанычлырак дип саныйлар. Юлдаш |