Э’КСТРА-КЛАСС и. лат. 1. 1) Югары квалификацияле, үз эшенең остасы

2) Югары сыйфатлы әйбер. Карьера турында уйлап башы каткан хатын-кыз иң элек үз абруе турында уйлый: аның бөтен нәрсәсе «экстра-класс» булсын, хәтта баласы да ---. Сөембикә

2. с. мәгъ. 1) к. экстракласслы ( 1 мәгъ). Безнең татар әдәбиятында публицистиканы беркайчан да санга сукмадылар, шуңа күрә экстра-класс публицистлар да юк. М.Галиев. Экстра-класс хирург. Экстра-класс биюче

2) к. экстракласслы ( 2 мәгъ). Экстра-класс компьютер. Экстра-класс җиһаз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә