ЭКСТРАВАГАНТ с. лат. кит. Гадәти булмаган, гомуми кабул ителгән нормалар, гореф-гадәт, мода кысаларына сыймый торган, үзенчәлекле. Колакларында бриллиант алкалар, башларындагы чәчләре ул заманда «хала» дип йөртелгән, яхшылап өелгән биек причёскалы, әле яңа гына модага кереп бара торган гаҗәеп кыйммәтле әкәмәт экстравагант итек-оеклар… Р.Мирхәйдәров. Төрле сирәк очрый торган экстравагант диеталарга бик сак карарга киңәш ителә. Сәламәтлек нигезләре |