Э’КСТРА с. лат. 1) Иң яхшы, югары (товарның сорты тур.). Мирзахан дигәне портфеленнән бер шешә чыгарып өстәлгә утыртты: – Борчылмагыз, әфәндем, үзебез белән кыстыра килдек. Экстра! Р.Батулла 2) күч. Затлы, асыл, менә дигән. Ә Мәрьям сөенеп бетә алмас. Дания белән чагыштырганда, ул – беренче сорт, экстра! Н.Фәттах |