ЭКСТЕРЬЕР и. лат. 1) а.х. Терлекнең тышкы төзелеше, гәүдә торышы. Солтан исә, тешләрен карап, яшьләрен билгеләде, тоякларын тикшерде, рәссамнарга бер якын килеп, бер ерак китеп, атларның экстерьерын бәяләргә тотынды. А.Расих. B.В. Алпатов --- бал кортларының экстерьер билгеләрен бәяләү методикасын төзегән, борынчык озынлыгының географик үзгәрүчәнлеген өйрәнгән. Татар балы

2) арх. Бинаның тышкы күренеше. Казанның Химиклар мәдәният сарае экстерьерында (парк фасады) алмагач утыртучы кыз һәм кызның иңнәренә кулын куйган көчле ир фигуралары нәкъ менә шушындый характерда башкарылган. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә