ЭКСТЕРНАТ и. лат. 1) Уку йортында укымыйча, читтән килеп, шунда укытылган фәннәрнең тулы курсы өчен имтиханнар тапшыру тәртибе. Заманча мәгарифнең тагын бер яңалыгы – баксаң, вузларда белгечләрне «тиз-тиз генә» әвәләп чыгара торган бүлекләр – экстернатлар ачу модага кереп киткән икән. Татарстан яшьләре 2) иск. Тәҗрибә туплау өчен, берәр хастаханәдә яки учреждениедә штатта тормыйча эшләүче табиб вазифасы, экстерн вазифасы |