ЭКСТЕРН и. лат. 1) Аерым уку йортында укымыйча, мөстәкыйль өйрәнеп, тиешле имтиханнарны тапшыручы кеше. Риза булсалар, ун класс өчен иртәгә үк экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырам. М.Хуҗин. Фатихның хыялы – экстерн юлы белән өлгергәнлек аттестаты алып, Казан университетына керү. М.Мәһдиев

2) 1917 елга кадәрге Россиядә, ябык уку йорты каршындагы интернатта яшәмичә, өйдән килеп йөреп укучы. 1917 елгы февраль революциясеннән соң, Кәшифә частный гимназиянең экстерн бүлегенә кереп, аны да уңышлы тәмамлый. Ф.Мөслимова

3) иск. Иске Россиядә, тәҗрибә алу максаты белән, берәр хастаханәдә яки учреждениедә штаттан тыш эшләүче табиб



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә