ЭКСТЕНСИВ с. 1) Сыйфатны яхшыртмыйча, бары тик күләмне арттыру, үстерү белән бәйле, шундый принципка нигезләнгән. Шулай итеп, 50 нче еллар уртасында – 60 нчы еллар башында икътисад экстенсив юл белән үсә. Татарстан тарихы. XVIII гасырның икенче яртысында авыл хуҗалыгы, гадәттәгечә, экстенсив, ягъни сөрүле җирләрне киңәйтү, терлекләрнең баш санын арттыру юлы белән үсә. Россия тарихы

2) махс. Техник прогресска игътибар итми генә, бары тик өстәмә материаллар һәм кеше ресурслары исәбенә үсә торган. Чәчү мәйданнарын яки көтүлекләрне арттыру исәбенә үсә торган экстенсив хуҗалыклардан аермалы буларак, интенсив хуҗалыклар камилләшкән машиналар исәбенә үсәләр. Политэкономия. Беренче тәкъдим: Россия кебек бүгенге иң бай илдә иң ярлы халык яшәү практикасын бетерү һәм шунлыктан, экстенсив методлардан, алымнардан баш тартып, интенсивлыкка күчү. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә