ЭКСТАЗ и. гр. Шашыну дәрәҗәсенә җиткән чиктән тыш шатлану, соклану халәте, чиктән тыш рух күтәренкелеге. [Хәбирнең] урамнардан керәсе килмәде. Әллә нинди бер экстазга бирелеп, ул бик озак каңгырап йөрде. Ш.Хөсәенов. – Аңламыйм! Аңлый алмыйм! Беркайчан да аңлый алмаячакмын! – дип шатланып такмаклый-такмаклый күкрәк кагучы томаналыкның ниндидер мистик экстазы бу. Кызыклы психология |