ЭКСПРОПРИА’ЦИЯ и. лат. 1) Дәүләт органнары тарафыннан аерым гражданнарның, юридик затларның милкен рәсми рәвештә көч белән бушлай яки сатып алу. Аның Уралда ике экспроприациягә катнашкан Әхмәт Хәйруллин исемендә йөргән кеше икәнен монда ачтылар. Г.Ибраһимов. Җитмешенче елларда совет матбугаты һәм телевидениесе --- теге яки бу партия өчен акча вә алтын-көмеш кебек кыйммәтле әйберләрне талап я урлап алуны экспроприация дип атап --- килде. Р.Мирхәйдәров 2) Бер сыйныфның икенче бер сыйныфны элекке социаль хәленнән һәм шәхси милектән мәхрүм итүе. Кулакларга тулы экспроприация ясалды. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихы |