ЭКСПРОМТ и. лат. 1. 1) Алдан әзерләнмичә сөйләнгән сүз; кинәт кенә язылган кечкенә шигырь, музыкаль әсәр һ.б. Миңа тагын-тагын бокаллар суздылар. Тостлар әйттеләр. Хәлил экспромтлар яудырды. Ф.Яруллин. Хәзер инде иҗат процессындагы экспромт, импровизацияне әдәби әсәр өстендә җитди һәм дәвамлы эш алыштырды. Н.Юзиев. Хәзрәт ялындырмады, кулына каләм-мазар алып тормастан, башында туган экспромтын дөньяга чыгарды ---. А.Тимергалин

2) Ирекле формада язылган кечерәк музыка әсәре. Аның яшьлек елларында иҗат иткән төрле сюита, экспромтлары нотага салынмаган, ил буйлап гастрольләрдә йөргәндә таралып, югалып беткәннәр. Б.Хәмидуллин. Назлап сыйпаган сыман итеп, бармакларын клавишлар өстеннән йөгертеп узды да экспромтлар уйнарга кереште. Р.Низами

2. с. мәгъ. 1) Артык озак уйланып, әзерләнеп тормастан, тиз иҗат ителгән. Юмор, кызык фикер, экспромт шигырь юлларын адым саен сибеп-чәчеп йөргән, әрәм иткән бу шагыйрьнең рухы гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Р.Миңнуллин

2) Алдан әзерләнмичә, кинәт, шунда ук, бернинди әзерлексез эшләнгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә