ЭКСПРЕ’СС-ЫСУЛ и. Берәр өлкәдә кирәкле нәтиҗәгә бик тиз ирешү мөмкинлеге бирә торган эш ысулы. Гарифьянов җитәкчелегендә нефть һәм битумда ЭПР тикшеренүләре үткәрелә, һәм алар нефть продуктларында ванадийның күләмен ачыклаучы экспресс-ысул эшләүгә китерә. Фән һәм тел. Чит телне өйрәтүдә экспресс-ысул. Зарарлы матдәләрне ачыклау һәм теркәү экспресс-ысулы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә