ЭКСПРЕ’ССИЯЛЕ с. Хис һәм кичерешләрне чагылдырган, хисләр чагылышы көчле булган; сәнгатьле, тәэсирле. Эмоциональ лексика, хисләрне, мөнәсәбәтне белдерүдән тыш, үтемле, тәэсирле булырга, тыңлаучыга, укучыга, әңгәмәдәшкә барып җитәргә, ягъни экспрессияле булырга тиеш. И.Абдуллин. Шул үзенчәлеге яңа әдәбиятны заманча, актуаль йөкләмәле, оригиналь экспрессияле һәм эчке мәгънәле итә. М.Гайнетдинов |